news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Апанай мәдрәсәсендә мәктәп укучылары өчен ислам нигезләре буенча курслар узачак

Казанның Апанай мәдрәсәсендә мәктәп укучылары өчен ислам нигезләре буенча курслар узачак
Фото: © «Татар-информ», архив

Казанның Апанай мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен ислам нигезләре буенча ике атналык җәйге курслар уздырылачак. Курсларда дин дәресләреннән тыш мәдәни чаралар, музейларга экскурсияләр, уеннар һәм мастер-класслар оештыру каралган. Бу хакта Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә.

«Балаларны иман нигезләре, ислам тарихы, әхлак дәресләре, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштырабыз. Максатыбыз – аларга татар мохите тудыру, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән бәйле мастер-класслар, уеннар, чаралар уздыру, кызыклы шәхесләр белән таныштыру. Ял аралаш тәрбияви һәм интеллектуаль чаралар уздырыла», – диелә хәбәрдә.

Ир балалар өчен курслар 22 июньнән 4 июльгә, кызлар өчен 1 июньнән 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot