news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апанай мәдрәсәсендә Коръәнне дөрес укырга өйрәнү курсларын тәмамлаучылар сертификат алды

Апанай мәдрәсәсендә Коръәнне дөрес укырга өйрәнү курсларын тәмамлаучылар сертификат алды
Фото: https://dumrt.ru

27 майда Казанда Апанай мәдрәсәсендә, дистанцион рәвештә белем алып, Коръәнне дөрес укырга өйрәнүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 400 укучы катнашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Апанай мәдрәсендә Коръәнне дөрес укырга өйрәтә торган курслар татар, рус, үзбәк һәм таҗик телләрендә оештырылган иде. Бу юлы сертификатлар татар телле шәкертләргә тапшырылды.

Әлеге тантанада шәрәфле кунаклар, Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, мөгаллимәләр һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

Мәдрәсәдә дистанцион дәресләр ике ел рәттән алып барыла, ул дин кардәшләргә Коръәнне дөрес уку күнекмәләрен үзләштерү мөмкинлеге бирә. Әлеге тантанага килгән кунаклар шәкертләрнең уңышларына шатлануларын белдерделәр һәм өммәткә хезмәт итүдә уңышлар теләделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot