news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апанай мәдрәсәсендә Корьән мәҗлесе уздыру тәртибен өйрәнү дәресләре уза

Апанай мәдрәсәсендә Корьән мәҗлесе уздыру тәртибен өйрәнү дәресләре уза
Гөлнира Абдрахманова

17 гыйнвардан Апанай мәдрәсәсендә «Корьән мәҗлесе уздыру тәртибен өйрәнү» темасына багышланган әхлак дәресләре башланды. Бу хакта Апанай мәчете каршында эшләүче, «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнирә Абдрахманова хәбәр итә.

Дәресләр лекция һәм практика формасында оештырыла. Беренче дәрес дини мәҗлесләрне ничек итеп дөрес үткәрү темасына багышланган иде. Аны Апанай мәдрәсәсе мөгаллиме Альберт хәзрәт Вәлиуллин алып барды. Альберт хәзрәт әлеге дәресләрнең бүгенге көндә актуальлеген билгеләп үтте.

«Дини мәҗлесләрне дөрес, аерым бер тәртип белән үткәрү мәсьәләсе хәзрәтләрне һәм остабикәләрне күптән борчый. Бу дәресләрне уткәрүне үз өстебезгә алдык. Гыйлем тарату, мәҗлесләрне дөрес үткәрергә өйрәтү мөһим һәм җаваплы гамәл», – диде ул.

Альберт хәзрәт дини мәҗлесләр үткәрүне бүлекләп аңлатты. «Коръән мәҗлесләре үткәргәндә фарыз гамәлләр үтәлә, дәгъват кылына. Дәгъват кылу – фарыз гамәл. Без барыбыз да әлеге кагыйдәләрне белергә тиешбез», – диде ул.

Апанай мәдрәсәсе мөгаллимәсе Гөлназ остаз Ильязова дәреснең практик өлешен уздырды. Килгән укучыларга дини мәҗлестә эш барышын җентекләп өйрәтте.

  • Дәресләр һәр җомга 17.00 сәгатьтә Апанай мәдрәсәсе бинасында уза. Уку бушлай, теркәлү таләп ителми.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100