Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апанай мәдрәсәсендә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге эшчәнлегенә багышланган чара узачак
21 декабрьдә Апанай мәдрәсәсенең 255 еллыгы һәм «Иман» нәшриятының 35 еллыгы кысаларында Апанай мәдрәсәсендә Татарстан Республикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең эшчәнлегенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу хакта Апанай мәчете каршында эшләүче, «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә.
«Чарада татар халкының мәдәниятен, мең еллык гореф-гадәтләрен, рухи мирасын өйрәнү, популярлаштыру ысуллары турында чыгышлар булачак. Шулай ук, чарада танылган татар галиме Каюм Насыйриның 200 еллыгы билгеләп үтеләчәк», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз