Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апанай мәдрәсәсе шәкертләре Яшел Үзән районында кунакта булды
13 июльдә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге ике атна дәвамында Апанай мәдрәсәсендә укыган ир балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Яшел Үзән районына экскурсия оештырды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасасы яза.
Иң беренче тукталыш – Исак авылында урнашкан «Татар авылы» ачык һавадагы этнографик музее. Биредә урта гасыр татар авылының тормышы, көнкүреше һәм татар халыкның һөнәрчелеге күрсәтелгән.
Яшь сәяхәтчеләр Олы Ачасыр авылын да үз итте. Авыл уртасында урнашкан иман йортында намаз укып, тәмле төшке аш белән сыйлангач, балалар Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексында булып, галимнең тормышы һәм мирасы белән танышты. Аннан ямьле күл буена юл тоттылар. Монда балаларга Сабантуй бәйрәме оештырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз