news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апанай» мәдрәсәсе шәкертләре Яшел Үзән районына сәяхәт кылды

«Апанай» мәдрәсәсе шәкертләре Яшел Үзән районына сәяхәт кылды
Фото: Гөлнира Абдрахманова

27 июльдә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» ике атна дәвамында «Апанай» мәдрәсәсендә укыган кыз балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Яшел Үзән районы авылларына экскурсия оештырды, бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» җитәкчесе ярдәмчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итте.

Шәкертләр Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган галим-мәгьрифәтче Каюм Насыйриның иҗатын, милли мирасын барлау өчен, Олы Ачасыр авылы мохитен чагылдыра торган этнографик музейга сәяхәт кылды.
«Әлеге сәяхәттә халкыбызның бөек галиме Каюм Насыйриның туган җире белән танышуны максат итеп куйдык. Авылның имамы Равил хәзрәт Кадыров сәяхәт кылучы «Апанай»дан килгән балаларны, бик үз итеп, җылы каршы алды. Алар шушы җирлектә туган, эшләгән шәхесләр белән, шулай ук әлеге җирлек белән таныштырып йөрделәр», дип искәртте Гөлнира Абдрахманова.

«Апанай» мәдрәсәсе шәкертләре өчен мондый экскурсияләр даими оештырылып тора.

«Апанай» мәдрәсәсе укытучылары, шәкертләре әледән-әле төрле төбәкләргә сәяхәт кыла. Алар Болгар җирлегенә, Чистай якларына, Биләргә һәм башка төрле истәлекле урыннарга сәяхәт итәләр. «Апанай» Мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәге»ндә күптәннән, «Галимнәр эзләреннән» дип исемләнгән проект эшләп килә. «Апанай» хезмәткәрләре коллективы шуңа күрә еш кына тарихи, истәлекле урыннарда булырга тырыша», – дип сөйләде Гөлнира Абдрахманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100