news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апанай мәдрәсәсе барлык теләүчеләрне дини белем алырга чакыра

Апанай мәдрәсәсе барлык теләүчеләрне дини белем алырга чакыра
Фото: © «Татар-информ», архив

Казанның Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә киләсе уку елына төрле яшьтәге төркемнәр туплау турында игълан итә. Түләүсез дәресләрне нәзарәтнең имам-хатыйблары, мөгаллимнәре һәм укытучылары алып бара. Бу хакта «Татар-информ»га Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә.

Матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итүенчә, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Укучылар изге Коръәнне төп нөсхәдә укырга өйрәнә алачак. Шулай ук «Ислам дине нигезләре, «Гыйбадәт нигезләре, «Әхлак» кебек фәннәрне өйрәнәчәкләр. Коръәнне ятлау дәресләре, югары дини белем бирү учреждениеләренә керүгә әзерлек алып барылачак.

Шулай ук балалар өчен мавыктыргыч иҗади дәресләр үткәреләчәк.

«Уку елы дәвамында мәдрәсә укучылар өчен мәдәни-агарту һәм ял итү чаралары оештыра. Сезнең өчен дәресләрне тәҗрибәле һәм квалификацияле педагоглар алып бара. Дәресләр 2025 елның 1 октябрендә башлана», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot