Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апанай мәчетендә соңгы юлга озату кагыйдәсен өйрәнүчеләргә таныклык тапшырылды
Апанай мәчетендә мәрхүмне соңгы юлга озату кагыйдәләрен өйрәнү курсларын тәмамлаучыларга таныклык тапшырдылар. Бу хакта Апанай мәчете матбугат хезмәте хәбәр итә.
Апанай мәдрәсәсендә хәнәфи мәзһәбе буенча мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кагыйдәләрен өйрәнү курсларында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 25 мөселман һәм мөслимә белем алган. Дәресләр дәвамында укучылар мәрхүмне юу, кәфенләү, җеназа намазын уку һәм җирләү кагыйдәләрен өйрәнгәннәр. Имтиханны барысы да уңышлы тәмамлаган.
Чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров катнашкан. Алар белем алучыларны курсны уңышлы тәмамлау белән тәбрикләгән, үгет-нәсыйхәтләрен биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз