news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апанай мәчетендә дин кардәшләрне соңгы юлга озату тәртибен өйрәтү сабаклары оештырылды

Кеше гомерендәге иң соңгы чара булган җиназа туена, аны дин кушкан тәртип буенча озатуга татарлар яшәгән төбәкләрдә зур игътибар бирелә. Казан шәһәренең Апанай мәчетендә Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган 15 сәгатьлек курслар оештырылган иде. 12 сентябрьдә әлеге укуларны тәмамлаучы Ульяновск, Димитровград, Арча, Әтнә мөслимәләренә сертификатлар тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы җитәкчесе Габдерәүф Хәсәнов, мәдрәсә укытучылары катнаштылар. Күптән түгел Казан Ислам университетын тәмамлаган аксакал, милли эшкуар Габдерәүф Хәсәнов белем алган ханымнарны Бөтендөнья татар конгрессы һәм үзе җитәкләгән аксакаллар шурасы исеменнән тәбрикләде, үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

Әлеге курслар ирләр өчен дә алып барыла. Курсларга язылырга теләүчеләргә түбәндәге телефоннарга шалтыратырга мөмкин:

Хатын кызлар өчен – Гүзәлия ханым 8 (927) 404-87-58,

Ир-атлар затларын укыту – Альберт остаз 8 (917) 897-27-85

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100