Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апанай мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанның Апанай мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. Ярышта төрле дәрәҗәдә Коръән белүче балалар катнашты. Бу хакта Апанай мәчете каршында эшләүче, «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә.
Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә үз белемнәрен күрсәтә алды:
- 1 җүз
- 3 җүз
- 4 җүз
- 8 җүз
- Ярты җүз
- Тулы Коръән
Бәйгенең жюри әгъзалары итеп тәҗрибәле остазлар һәм хафизлар әзерләү үзәгеннән белгечләр билгеләнгән иде. Алар һәр чыгышны игътибар белән тыңлап нәтиҗәләр чыгарды. Бәйгедә гарәп хәрефләрен, сүзләрне дөрес әйтелешкә аеруча зур игътибар бирелде. Катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Бәйге тәмамлангач, нәтиҗәләр ясалды, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Тантанада ук үрнәк тәртипләре өчен Апанай мәдрәсәсе укучыларына мактау грамоталары һәм «Мөгаллим Сәни» китабын уңышлы тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз