news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апанай мәчете Ураза гаете уңаеннан бәйрәмгә чакыра

Апанай мәчете Ураза гаете уңаеннан бәйрәмгә чакыра
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

30 март көнне Апанай мәчете территориясендә Ураза гаетенә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Бу хакта Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнирә Абдрахманова хәбәр итә.

«Әлеге күркәм чарада Апанай мәдрәсәсе шәкертләренең чыгышлары, милли киемнәр һәм китаплар күргәзмәләре, төрле мастер-класслар, балалар һәм олылар өчен бүләкле бәйгеләр булачак», – дилгән хәбәрдә.
Башлану вакыты 13:00.

  • 30 мартта Казанда Ураза гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Нәзарәт мәчетләре гадәттәгечә үз яннарында һәм җәмәгать урыннарында төрле чаралар оештырачак. Катнашучыларны мавыктыргыч бәйгеләр, викториналар, спорт ярышлары, милли уеннар, шулай ук мәдәни программа көтә.
  • Кунаклар игътибарына шулай ук тәм-томнар, кайнар пылау, коймаклар һ.б. тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны очсыз бәядән сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot