Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апанай мәчете каршындагы онлайн мәдрәсәдә Коръән өйрәнүчеләргә сертификат бирделәр

30 сентябрь көнне «Туган авылым» комплексында Апанай мәчете каршындагы онлайн мәдрәсәдә Коръәнне өйрәнгән һәм имтиханнарны уңышлы биргән укучыларга сертификатлар тапшырылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Бу мәҗлестә Россиянең һәм Урта Азиянең төрле төбәкләреннән килгән 200гә якын укучы һәм мөгаллимә, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, ТР Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының баш киңәшчесе Әскәр Гатин катнашты.
Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаяз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Рәүф Йосыпов, Баязид Зәйдуллин, КИУ каршындагы Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшид хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья Коръән хафизлары оешмасының Россиядәге вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров һ.б. бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз