news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»лар чираттагы клибында «Күбәләгем» җырын башкара

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.

«Татар халык җырларын безнең нәни тамашачылар да бик ярата. «СалаваTik»ларга кушылып җырлыйлар, бииләр, сүзләрен дә, хәрәкәтләрен дә бик тиз истә калдыралар», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. 

«Күбәләгем» җырына клип төшерүдә чын күбәләкләр дә катнашкан икән. «Карауҗа җыры»на видео әзерләгәндә, съемкага чын күгәрченнәр килгән иде. Бу юлы чын күбәләкләрне кунакка дәшергә булдык», – ди оештыручылар.

«Күбәләкләрне бик теләп алып килдек. Чөнки үземнең улым «СалаваTik»ларны бик яратып карый, җырларын өйрәнә. Ә безнең троник күбәләкләребез бу җырга тагын да ямь, матурлык өстәр», – ди Казандагы «Butterfly Garden» Күбәләк Паркы җитәкчесе Эльза Миргаязова.

«Күбәләкләр белән видеога төшерү бермә-бер күңелле. Очып китмәсәләр ярар иде дип гел борчылып тордым. Аларны безгә Казанга Көньяк Америка, Филиппин, Малайзиядән курчаклар рәвешендә кайтаралар икән. Алар нектар һәм чәчәк серкәсе белән туклана. Менә күпме мәгълүмат белдем мин», – дип шатлана «СалаваTik» төркемендә җырлаучы Сәидә Гарифуллина. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100