news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнзия Ханнанова: Журналист проблеманы хәл итәргә булыша – акыллы җитәкче моны таный

Әнзия Ханнанова: Журналист проблеманы хәл итәргә булыша – акыллы җитәкче моны таный
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруының элекке алып баручысы, журналист Әнзия Ханнанова «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә журналист һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Гадел җитәкче журналисттан курыкмый. Проблемалар күп, аларны хәл итәргә кирәк. Журналист проблеманы хәл итәргә булыша. Акыллы җитәкче моны таный. Үпкәләми, үч алмый. Тәнкыйтьтән курыксаң, җитәкчелеккә алынмаска кирәк. Чөнки эшләргә дә, яшәргә дә авыр булачак. Түрәләр дә әллә каян килми, халыктан үсеп чыга. Барысын да кадрлар хәл иткәнне онытмасак иде», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Ул Казахстанның экс-президенты Нурсолтан Назарбаевның күп яшьләрне Америкада укытып кайтаруын әйтте. «Аларның кайсы якка карап хәрәкәт иткәннәрен күреп торабыз. Үзебезнең уку йортларын ныгытырга, үстерергә, укытучы һөнәрен өстенлекле итәргә кирәк. Халык әйтсә – хак әйтә: «Беләге юан берне ега, белеме бары – меңне җиңә!» - диде Әнзия Ханнанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100