news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнзия Ханнанова: Үзен яклый алмаган кеше журналист булып эшли алмый

Әнзия Ханнанова: Үзен яклый алмаган кеше журналист булып эшли алмый
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруының элекке алып баручысы, журналист Әнзия Ханнанова «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә журналист һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Эшләгән вакытта «Ва-банк»ка да барырга туры килде, ансыз журналист тормышы булмыйдыр. Үзебезнең җитәкчеләр белән дә бәхәскә кергәләдем. Алар да, мин дә принципка барган чаклар булды. Үзеңнең хаклы икәнлекне белсәң, ахырга кадәр барырга кирәк! Үзен яклый алмаган кеше журналист булып эшли алмый. Хаклы икәнлегеңне белсәң, көрәшү кыен түгел», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, журналистның үз фикере, позициясе, гыйлеме, алдан күрүчәнлеге булырга тиеш, аннан анализ ясый белү сорала.

«Кеше аңына тәэсир итәбез, фикер формалаштырабыз – каләм иясе җәмгыятьне алга алып барырга булышырга тиеш. Моның өчен үзеңә дә бер-ике адым алдан барырга кирәк. Күп белергә, кыю булырга, укырга, белемне күтәрү өстендә эшләргә, башкача булмый. Кулымнан килсә, журналистларның «Сколково», «Иннополис» университетларында белемнәрен күтәртер идем. Алар киләчәктә яшәячәк кешеләрнең көнкүреш шартларын, сәясәтне күзалларга тиеш. Тормыш гел башкача булачак. Роботлар кулланышка керә. Бу – яхшыга илтмәс кебек, әмма әлеге хәрәкәтне туктатып булмый», - диде Әнзия Ханнанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100