Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Анжела Вавилова фонды Чистайда һәм Норлатта паллиатив ярдәм кабинетларын ачачак
Фонд күчмә бригада өчен машиналар сатып алырга һәм Казан хосписында җирле табибларны өйрәтергә планлаштыра.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Александр Давыдова). Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды Владимир Потанинның «Новое измерение» фонды конкурсында, шулай ук «Татнефть» ГАҖ грантларының V конкурсында җиңү яулады. Грант акчасы күчмә хоспис хезмәте үсешенә тотылачак. Бу турыда фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Паллиатив пациентлар авырту белән ялгыз калмаска тиеш», — дип шәрехләде фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов. Грант акчасына Чистайда һәм Норлатта күчмә хезмәт белән ике яңа паллиатив ярдәм кабинетын ачачаклар, диде ул.
Кабинетларны җиһазларга һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә планлаштыралар. Шулай ук грант акчаларына күчмә бригада өчен машиналар сатып алачаклар, ә табиблар Казан хосписында стажировка узачак.
Владимир Вавилов сүзләренчә, пандемия шартларында грантлар алу икеләтә авыр, чөнки конкурс комиссияләре катнашучыларга таләпләрне катгыйлатты. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта паллиатив-хоспис ярдәменә 20 меңгә якын татарстанлы мохтаҗ. Аларның күбесе авылда яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз