news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анжела Вавилова фонды 15 ел дәвамында 1698 балага һәм 1132 өлкән кешегә ярдәм иткән

Фонд 23 мартта үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә.

Анжела Вавилова фонды 15 ел дәвамында 1698 балага һәм 1132 өлкән кешегә ярдәм иткән
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Анжела Вавилова исемендәге фонд 23 мартта үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә фондның идарә рәисе Владимир Вавилов сөйләде.

Анжела Вавилова исемендәге фонд 2003 елның март аенда төзелгән. Фонд Марина һәм Владимир Вавиловларның биш яшьлек кызлары Анжела онкология авыруыннан үлү сәбәпле, кызлары истәлегенә һәм башкаларга ярдәм итү максатыннан булдырылган.

Бүгенге көндә фонд Татарстандагы 80 урынлык икенче хоспис төзелеше өчен акча җыя. Нәтиҗәдә, Казанда онкоавыру һәм башка җитди чирле өлкәннәр өчен паллиатив бүлек барлыкка киләчәк. Ягъни бу бүлек калган көннәрен социаль һәм паллиатив медицина ярдәмендә яшәп бетерүчеләр өчен каралган. 

Балалар бүлеген 40 урынга кадәр зурайтачаклар.

Казан хосписында бүгенге көндә 35 койка-урын бар. Аның 17сендә балалар һәм 18ендә унсигез яшьтән өлкәнрәк пациентлар дәвалана. Тагын 150 пациент паллиатив ярдәмне хоспис хезмәтенең күчмә өч бригадасы ярдәмендә өйдә ала.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100