Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аның картиналарында сугыш кайтавазы
Аның картиналарында сугыш кайтавазы
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 15 февраль көнне Муса Җәлилнең музей-квартирасында каһарман шагыйрьнең тууына – 99 ел тулуга, Бөек Җиңүнең – 60 еллыгына һәм Казан шәһәренә 1000 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак. Анда рәссам Мансур Рәхимовның төрле елларда башкарылган йөзгә якын хезмәте куела. Моннан тыш әлеге күргәзмәдә рәссамның төрле елларда төрле урыннарда үткәрелгән күргәзмәләренә карата теләкләр язылган дәфтәрләре дә тәкъдим ителә.
Мансур Зыятдин улы Рәхимов 1917 елда Казанда туа. Балачактан ук сәнгатькә гашыйк егет үз иҗат юлын мәктәпне тәмамлагач ук башлый. Тулысынча рәсем дөньясына чумган егет Казан сәнгать училищесына укырга керә. Ләкин егеткә аны тәмамларга насыйп булмый, ул хәрби хезмәткә алына һәм шуннан ук сугышка да китә. Сугыштан соң озак еллар буена ул Татарстан китап нәшриятында эшли. Аның бизәлешендә бик күп китаплар дөнья күрә. Шул ук вакытта рәссам заманында үзе аралашып яшәгән язучылардан Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Хәсән Туфан һәм башка бик күпләрнең портретларын да ясый.
Мансур ага фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша һәм аның әсәрләренең күбесе шул чорларга карый. Күргәзмәдә урын алган картиналарда авторның үз күзләре белән күргән мизгелләрне дә, бергә сугыш михнәтләрен кичергән полкташ дусларын да күрергә мөмкин. Шул ук вакытта рәссамның сугыш кырларында ясалган рәсемнәре дә әлеге күргәзмәдә урын алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз