news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әнвәр Зарипов Татарстан төзелеш министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде

Әнвәр Зарипов Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле боерыкны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Зарипов вазифасына 8 октябрьдә кереште.

Шул ук көнне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары итеп Айдар Әхмәтҗанов билгеләнде. Тиешле боерыкны шулай ук Алексей Песошин имзалады.

Элегрәк Әхмәтҗанов Татарстан Төзелеш Министрлыгының территорияләрне үстерү департаменты җитәкчесе вазифасын биләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot