Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мурманскида диңгез флотының мактаулы хезмәткәре Әнвәр Тумпаровка истәлек тактасы куелды
Бүген Диңгез флотының мактаулы хезмәткәре, Мурманск шәһәренең мактаулы гражданины Әнвәр Ибраһим улы Тумпаровка мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Әнвәр Тумпаровка истәлек тактасын куярга теләктәшлек белдергәннәре өчен Мурманск өлкәсе җитәкчелегенә һәм «Атомфлот» оешмасына рәхмәтен җиткерде.
«Әнвәр Тумпаров Әстерханда туган, берникадәр вакыт Үзбәкстанда яшәгән, Одессада эшләгән, ә 1950 елдан Мурманскида хезмәт иткән. Ул эшли башлаган дәвердә биредә буш кыр булган. Әнвәр Тумпаров кечкенә генә заводтан атом бозваткычларына хезмәт күрсәтә торган аңарчы дөньяда булмаган оешма төзеде», - диде Васил Шәйхразыев.
Мурманск өлкәсе губернаторы урынбасары Владимир Евменьков Әнвәр Тумпаровның истәлеген мәңгеләштерү эшен башлаган Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
«Әнвәр Тумпаров Мурманскига 1950нче елларда килеп төпләнә һәм фидакарь хезмәт дәверендә мастердан завод директорына кадәр үсә. Бу чын хезмәт батырлыгы үрнәге. Аның кебек шәхесләр Мурманск өлкәсен Арктиканың форпостына әверелдерде», - диде Владимир Евменьков.
Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев Әнвәр Тумпаровны маяк белән чагыштырды. «Безгә, Мурманск өлкәсе татарларына Әнвәр Тумпаров үрнәк булып тора. Ул утыз ел гомерен шушы заводны үстерүгә багышлады», - диде Раил Биккиняев.
Мемориаль такта ачу тантанасында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, «Атомфлот» оешмасының генераль директоры вазифаларын башкаручы Леонид Ирлица һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз