news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әнвәр Нургалиев: Без – бик көчле, җырга-моңга бай милләт

Әле күптән түгел Казанда «Яңа дулкын» җыр фестивале тәмамланды. Беренче тапкыр Татарстан сәхнәсендә узган бу фестивальдә татар җырчылары катнашмады. Татарстанның атказанган, Башкортстанның атказанган һәм халык артисты Әнвәр Нургалиев та моңа карата үз фикерләрен белдерде.

Әнвәр Нургалиев: Без – бик көчле, җырга-моңга бай милләт
Фото: «Татар-информ»

«Фестивальне барып карый алмадым, чөнки хастаханәгә кереп ятарга туры килде. Чыгышларны һәм андагы атмосфераны социаль челтәрләр аша күзәттем. Минем фикеремчә, чара бик бай, һуш китәрлек югары дәрәҗәдә узган.

Татарча чыгышлар булмауга килгәндә, бу сүзне бары тик сәхнәне аңламаучы кешеләр генә әйтә ала. Мисал өчен, спортчыларны гына алыйк. Алар һәрвакыт төрле авырлык категориясендә көч сынаша. 50 килолы категориядәге көрәшче бер дә 100 кило авырлыктагы көрәшчегә каршы чыкмый бит. Монда да шуның кебек. Аллаһка шөкер, без дә калышмыйбыз. Рус эстрадасы артистларыннан кала иң күп гастрольләргә йөрүче артистлар ул – татар артистлары.

Безнең дә яхшы тавышлы артистларыбыз бар. Без – бик көчле, җырга-моңга бай милләт. Әмма руслар арасына керә алмыйлар, чөнки руслар шул «поток»ка үзләре дә эләгә алмыйлар әле. Ул фестивальгә эләгү өчен бик зур хезмәт куярга һәм зур күләмдәге акчаларга ия булырга кирәк. Бу чараның Казанда булуы ук Татарстанны һәм милләтне күтәрә.

Минем Мәскәүдә Николай Басков белән бергә эшләгәнем бар. Аның хәтта шул кечкенә генә шәхси чара өчен дә никадәр көч куйганын күреп гаҗәпкә калган идем. Шуңа күрә безне алар белән чагыштыру дөрес түгел. Безнең үзебезнең территориябез, үз тамашачыларыбыз, үз максатларыбыз бар, ә аларның – үз максатлары», – ди ул.

Җырчыларның «Яңа дулкын» фестиваленә карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot