Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әнвәр Гатиятулин КХЛның иң югары хезмәт хакы алучы тренерлары рейтингында 8нче урында

«Спорт-Экспресс» Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) командалары баш тренерларының агымдагы сезондагы хезмәт хаклары рейтингын чыгарды.
Исемлектә беренче урынны ЦСКАны җитәкләүче Илья Воробьев яулаган (90 миллион сум). Икенче урында – «Локомотив»ның баш тренеры Игорь Никитин (85 миллион сум). Өченчедә – «Металлург» хоккей клубы остазы Андрей Разин (70 миллион сум).
«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятулин әлеге рейтингта сигезенче урынны яулаган – аның хезмәт хакы 40 миллион сум тәшкил итә. Николай Заварухин («Автомобилист»), Алексей Жамнов («Спартак»), Алексей Кудашов (Мәскәүнең «Динамо»сы) һәм Игорь Лионов («Торпедо») шуның кадәр үк хезмәт хакы ала.
Исегезгә төшерик, «Ак Барс» КХЛның даими чемпионатын Көнчыгыш конференция таблицасында бишенче урында тәмамлады. Гагарин Кубогының беренче раундында Казан спортчылары «Автомобилист» белән уйнаячак. Матчлар 26 һәм 28 мартта була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз