news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Силуанов: Үзмәшгульләр өчен салым ставкасы үзгәрмәячәк

Россиянең финанс министры үзмәшгульләр өчен салым режимы үз-үзен аклады дип белдерде.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Үзмәшгульләрнең керемнәре өчен салым ставкасы үзгәрмәячәк. Әлеге мәгълүматны Петербург Халыкара икътисади форумында беренче вице-премьер – Россиянең финанс министры Антон Силуанов әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Үзмәшгульләр өчен ставка – 4 һәм бизнес белән эшләүчеләр өчен 6 процент. Ул үзгәрмәячәк”, - диде министр.

Аның сүзләренчә, үзмәшгульләр өчен булган салым режимы үз-үзен аклаган. Программада катнашкан дүрт пилот төбәктә рәсми төстә теркәлгән үзмәшгульләр саны 100 меңнән артып киткән. Ул 2020 елдан Россия Финанс министрлыгының илдәге субъектларга үз территорияләрендә әлеге салымны кертү хокукын бирергә әзер булын әйтте. 

  • Үзмәшгульләр өчен салым 2019 елда тест режимында Россиянең дүрт төбәгендә: Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Калуга өлкәсендә һәм Татарстанда кертелде. Ул ялланган эшчеләр тотмыйча физик затларга тәүләүле хезмәт күрсәтүче халыкның кеременнән 4, ә компанияләр белән эшләүчеләрдән 6 процент салым түләтүне күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100