news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Силуанов: Татарстан шәхси эшкуарлыкны үстерүдә алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия финанслар министры Казанда Татарстан Финанслар министрлыгы коллегиясендә катнашты.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Күпләр федераль бюджетны катгыйлыгы өчен тәнкыйтьли, ләкин бу хәл инфляцияне киметү, кредитлар буенча ставкаларны төшерү өчен кирәк, дип белдерде бүген Казанда Татарстан Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе коллегиясендә катнашкан Россия финанслар министры Антон Силуанов.

Аның сүзләренчә, бизнес кредитлар үтемле булганда, салымнар һәм финанслар өлкәсендәге сәясәт тотрыклы сакланганда активлашырга тиеш. “Бюджет коэффициенты түбәнәюе икътисадта күбрәк ресурслар калдырырга мөмкинлек бирә, бюджет системасы аша яңача бүлүне таләп итми. Федераль сәясәт нәкъ шуңа юнәлтелгән”, - дип аңлатты Россия Финанслар министрлыгы башлыгы.

Министр сүзләренчә, Татарстан эш урыннары булдыру буенча, шулай ук бизнесны, шәхси эшкуарлыкны үстерүдә алдынгы төбәкләрнең берсе. “Россия Хөкүмәтендә бу хакта барысы да белә, чөнки ел саен төбәк бу юнәлештә көч җыя”, - диде ул.

“Республика Россия Президенты билгеләгән икътисади үсеш темпларына чыгу буенча куелган бурычларны чишүгә якынлаша. Төбәктә кабул ителгән карарлар, инвестицияләр җәлеп итү механизмнары, идарә итү процесслары Татарстан кебек төбәкләр ил күләмендә икътисади үсешне тәэмин итүен әйтергә мөмкинлек бирә”, - диде министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100