Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Антон Силуанов Россиядә бетеп бара торган һөнәрләрне атады
Финанс министрлыгы башлыгы белгечләргә ихтыяҗның кимүен яңа технологияләр үсеше белән бәйләде.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия финанс министры Антон Силуанов яңа технологияләр үсеше сәбәпле, бухгалтерларга һәм сакчыларга ихтыяҗ киләчәктә кимиячәген әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Күп һөнәрләр үлә, — диде министр. — Тиздән бухгалтер һөнәре кирәксез үк булмаса да, аларның саны кимиячәк».
Силуанов фикеренчә, куркынычсызлыкны тәэмин итү системалары барлыкка килү белән, шулай ук, сакчыларга ихтыяҗ кимиячәк. Ул технологияләр үсеше белән яңа мөмкинлекләр һәм һөнәрләр барлыкка килә, дип аңлатты.
«Икенче яктан, бу технологияләрне булдыручы бай кешеләр, фирма хуҗалары һәм аларда эшләүче хезмәткәрләр арасында аерма нык арта бара», — дип өстәде Финанслар министрлыгы башлыгы һәм әлеге проблеманың үсеш алган икътисадлы күп кенә көнбатыш илләрендә актуаль булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз