Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Антон Силуанов Россия бюджетын «диетик» дип атаган
Россиянең 44 процент кереме нефть-газ секторы исәбенә формалашкан һәм хәзер бу керемнәр өчтән бер өлешкә диярлек кимегән.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия финанслар министры РФ Антон Силуанов Сочида халыкара инвестицион форум кысаларында "Саклык банкы"ның эшлекле иртәнге ашында бюджетны «диетик» дип атаган һәм "Саклык банкы" идарәсе рәисе Герман Греф үтенече буенча бюджет дефицитын 2019 елга Тулаем эчке продуктның 3,5 проценттан 1 процентка кадәр кимүен бәяләгән. Бу хакта "РИА-Новости" яза.
"Киләсе елда бюджет дефицитын 3,2 процентка кадәр киметү бурычын куябыз, соңрак аны 1 процентка җиткерү зарур, - дигән Силуанов. — Яисә 2019 елда бюджет дефициты бер процент чамасы булачак".
Силуанов сүзләренчә, соңгы биш елда Россиянең консолидацияләнгән бюджет дефициты 1,2 дән 4 процентка кадәр, ә тулаем эчке продукт чыгымнары да 35 тән 37 процентка кадәр арткан. Россиянең 44 процент кереме нефть-газ секторы исәбенә формалашкан һәм хәзер бу керемнәр өчтән бер өлешкә диярлек кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз