news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Силуанов: “Әгәр капиталлар амнистияләнсә, аларны Татарстанда куллану - иң яхшысы”

РФ финанслар министры ТР Президенты инициативасын хуплады

  (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). Татарстан амнистияләнгән капиталларны урнаштыру өчен иң яхшы урын, дип саный Россия финанслар министры Антон Силуанов. Бу хакта ул бүген республиканың финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясендә белдерде.

Искәртеп узабыз: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың офшор амнистия процессында актив катнашырга әзер булуы турында белдергән иде.

“Әгәр капиталлар амнистияләнсә, аларны Татарстанда куллану иң яхшысы булуы белән килешәм. Чөнки биредә кайтарылган ресурслар өстәмә керем китерә ала. Республика кызыклы инвестицион проектлар тәкъдим итә. Эшкә кертелгән акча яхшы табыш китерә. Ә бу бизнес өчен мөһим”, - диде Антон Силуанов, ТР Президенты инициативасын шәрехләп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100