news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Антон Шибаловның "КАМАЗ-Мастер" экипажы "Africa Eco Race-2015" раллиеның җиденче этабында финишка беренче булып килде

Раллиның 7нче этабында берләштерелгән зачетта Антон Шибаловның "КАМАЗ-Мастер" командасы экипажы беренче баскычны били

(Чаллы, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Кичә Мавританиядә "Africa Eco Race-2015" халыкара ралли-марафонының 7нче этабы тәмамланды. 

7нче этапның финишына беренче булып пилот Антон Шибалов идарәсендәге "КАМАЗ-Мастер" экипажы килде. Икенче -  "TATRA"да чех Томаш Томечека. Сергей Куприянов идарәсендәге тагын бер "КАМАЗ"дагы Россия экипажы өченче булды.

Йөк машиналары арасында генераль классификациядә беренче булып Антон Шибалов экипажы бара. Икенче урында - Чехиядән Томаш Томочека экипажы. Өченче -  Сергей Куприянов экипажы.  Бүген раллиның 8нче этабы уза, анда махсус участок 445 чакрымны тәшкил итә.

Фотосурәт  kamazmaster.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot