news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Шибалов экипажы “Ефәк юлы” марафонының беренче этабында икенче булды

Андрей Каргинов җитәкчелегендәге “Камаз-мастер” экипажы дүртенче булып килде.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Антон Шибалов җитәкчелегендәге “Камаз-мастер” Россия командасы “Ефәк юлы” ралли-рейдының беренче этабында йөк машиналары ярышында финишка икенче булып килде. Ул Иркутскидан Байкальскига кадәр 51 чакрымлы махсус участокны 35 минут 28 секундта узган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Бу этапта беренче булып белорус Сергей Вязович (МАЗ) экипажы килгән. Ул дистанцияне 34 минут 32 секундта узган.

Өченче урынны 2,36 минутка соңга калып, аның ватандашы Алексей Вишневский (МАЗ) алды.

Андрей Каргинов җитәкчелегендәге “Камаз-мастер” экипажы дүртенче булып килде (3.27). Сигезенче булып Сергей Куприянов(4.35), 12 нче булып Айрат Мәрдиев (8.31) килде. Болеслав Левицкий (ГАЗ) 11 нче (6.47), Михаил Шкляев (ГАЗ) 15 нче (11.69) булып килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100