news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Антон Лукаш Татарстанда сайлау участокларында күзәтүчеләр эшен югары бәяләде

Ул РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча җиде көнлек тавыш бирү процессы күзәтүчеләр өчен шактый катлаулы булуын ассызыклады.

Антон Лукаш Татарстанда сайлау участокларында күзәтүчеләр эшен югары бәяләде
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш Татарстанда сайлау участокларында күзәтүчеләр эшен югары бәяләде. Бу хакта ул Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә әйтте.

Аның фикеренчә, ситуацион үзәккә 11 шикаять кенә килүен исәпкә алганда, күзәтү яхшы оештырылган. Антон Лукаш урналар пломбировкасы буенча бер шикаять керә расланганын әйтте. «Беркайчан да идеаль чисталык булмый. Шулай да республикада күзәтүчеләр сыйфатлы эшли», — диде.

Ул РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча җиде көнлек тавыш бирү процессы күзәтүчеләр өчен шактый катлаулы булуын ассызыклады. «Һәрвакыт көнозын битлек, перчаткада булу шактый киеренке, авыр. Биттә битлек, кулларда перчатка булганда, дөньяны күзаллау да тарая кебек тоела. Бер атна шушы эштә мин, физиологик яктан да кыен», — диде Антон Лукаш. 

Ул, шулай ук, республикада Иҗтимагый палата интенсив рәвештә эшләгәнен билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot