Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Антон Лукаш матбугат чаралары һәм блогерларның фейк хәбәрләр таратудагы ролен әйтте
«Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы фейк яңалыклары җәмгыятьне тотрыксызландыра дип саный.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Сайлаулар барышы турындагы фейк мәгълүматны журналистлар бик сирәк тудыра, әмма еш кына алар аны тарата. Ялган фактларны таратуда блогерларның да роле зур.
Бу хакта Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү алдыннан «Татар-информ»да социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусының башкарма комитеты әгъзасы, Россия юристлары Ассоциациясенең Төньяк Кавказ федераль округы һәм Көньяк федераль округы идарәсе җитәкчесе Антон Лукаш сөйләде.
«Хәзер массакүләм матбугат чаралары рейтингы-ресурслар нигезе. Рейтинг югарырак булган саен, медиамохит вәкилләренең ставкалары да югарырак. Журналистлар фейкларны үзләре сирәк тудыра. Күп кенә журналистлар бу факт-чекингның нәрсә икәнен белә һәм басманың абруен саклый. Шуңа күрә бу мохит агулы түгел, гәрчә мәгълүматны өч чыганактан тикшерү турындагы алтын кагыйдәне белмәүче басмалар һәм журналистлар да бар», - диде ул.
Спикер фикеренчә, журналистлар - медиамохитның иң намуслы өлеше. Ә менә блогерлар һәм telegram-каналлар тикшерелмәгән мәгълүматны еш бастыра. Механизм шундый: телеграмма-канал фейк тудыра, аны блогерлар эләктереп ала, аннары чылбыр буйлап китә. «Соры» матбугат чаралары комментарийлар аша төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларының игътибар зонасына чыгара. Кайчагында ялган хәбәрне махсус рәвештә өскә этәрәләр.
«Безнең эш шуннан гыйбарәт, фейкны туганда ук бетерү. Фейк нык зыян китерергә, паника чәчәргә, кешеләрне хокуксыз гамәлләргә этәрергә, җәмгыятьтә тормышны тотрыксызландырырга, ә критик хәлләрдә хәтта корбаннарга китерергә мөмкин. Фейк - ул уен эш түгел. Фейкларны иҗат итүчеләр — кеше аңын алдан уйлап, күрәләтә җимерүче кешеләр», - дип саный «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы.
Бу көннәрдә Антон Лукаш Казанда Гомумроссия тавыш бирү темасына һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барышын күзәтүне оештыруга багышланган чараларда катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз