news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Лукаш: Татарстанның сайлауларда блогерларны катнаштыруы - искиткеч идея

Татарстанның Президент сайлауларын күзәтү тәҗрибәсе бик үзенчәлекле. Монда кулланылган күзәтү һәм җәмәгать контроле алымнарын масштаблаштырырга, үстерергә була. Бу фикерне «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе эксперты, Бөтенроссия «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының башкарма комитеты әгъзасы Андрей Лукаш әйтте.

Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Россия Президентын сайлауларга багышланган матбугат конференциясенә Zoom платформасы аша кушылды.

«Татарстанда бик шәп алымнар кулланалар. Аларның күбесен масштаблаштырырга булыр иде. Без Татарстан белән үзара элемтәгә кереп, алымнарны берләштерү, аларны яхшырту, үстерү турында уйланабыз», – дип белдерде Лукаш.

«Татарстандагы бәйсез җәмәгать мониторингының эшчәнлеген югары бәяләргә була. Моның өчен аерым рәхмәт әйтергә телим», – диде эксперт.

Лукаш билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр хәрәкәте яхшы үсеш алган. «Әлеге оешманың Татарстан вәкилләре медиамониторинг һәм җәмәгать контроле системасында бик уңышлы эш күрсәтә», – диде ул.

«Моннан тыш, блогерлар белән эшләү моделен бик кызыклы дип саныйм. Бу – искиткеч идея. Сайлауларны күзәтү процедурасына блогерларны җәлеп итү – кызыклы гына түгел, мөһим дә алым. Чөнки блогерлар – җәмәгатьнең, ә аерып әйткәндә яшьләрнең фикеренә юнәлеш бирүчеләр. Алар яшь кешенең үзаңы, үзбилгеләве формалашу процессларына өлеш кертә.

«Бу яшьләрне Ватан язмышы хәл ителгән мизгелдә читтә калмаска, гражданлык бурычын үтәргә өнди. Яшьләр үз сайлауларының әһәмиятле, кирәкле элемент булуына төшенә. Ә патриотлык хисе нәкъ менә үз шәхесеңә, үз тавышыңа, сайлавыңа хөрмәттән башлана», - дип йомгаклады Лукаш.

Искәртеп үтәбез, 15 марттан Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Шул исәптән хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.

Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау сигезенче тапкыр үткәрелә. Быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100