news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Котяков махсус хәрби операциядә катнашуны стажда исәпкә алу турында сөйләде

Махсус хәрби операциядә катнашуның бер көне стажда ике эш көне буларак исәпләнә, дип белдерде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Махсус хәрби операциядә катнашуның бер көне стажда ике эш көне буларак исәпләнә. Бу ташламалы иминият стажына да кагыла», - дип ачыклык кертте министр Закон чыгару советы президиумы утырышында.

Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашкан чор 3,6 пенсия коэффициенты буларак исәпләнәчәк. Бу – иминиятләштерелмәгән чор өчен пенсия коэффициентларының икеләтә күләме.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100