Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елдан Россиядә пенсияләр ике этапта индексацияләнәчәк
Киләсе елдан Россия пенсияләрне ике этапта индексацияләүгә күчә, 1 февральдән аларны - узган елгы инфляция дәрәҗәсе, ә 1 апрельдән хезмәт хакларының үсеш темплары буенча буенча арттырачаклар. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Петербург халыкара икътисади форумында ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде.
Министр сүзләренчә, соңгы берничә елда пенсияләр 1 гыйнвардан чынлыктагы инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнгән. Хәзер исә индексация 1 февральдән үткәреләчәк, чөнки бу датага узган ел нәтиҗәләре буенча чынлыктагы инфляциянең соңгы күрсәткече билгеләнә.
Икенче этапка килгәндә, 1 апрельдән пенсиянең иминият өлеше хезмәт хакларының үсеш темплары буенча индексацияләнәчәк.
«Ягъни хезмәт хакы ел дәвамында арта һәм эш бирүчеләрнең Социаль фондка нинди суммада иминият взнослары түләвенә йогынты ясый. Шуңа күрә бу индексацияне хәзер шулай (Социаль фонд керемнәренең үсеш дәрәҗәсе буенча) атыйлар», - дип аңлатты Антон Котяков.
Икеләтә индексация 2026 елгы бюджетны әзерләгәндә исәпкә алыначак, дип өстәде министр.
Элегрәк Котяков минималь хезмәт хакы күләменең киләсе елда 27 мең сумнан артып китәчәге хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз