news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Кобяков Казанда БРИКС саммитын оештырган өчен Татарстанга рәхмәт белдерде

Антон Кобяков Казанда БРИКС саммитын оештырган өчен Татарстанга рәхмәт белдерде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Президенты киңәшчесе Антон Кобяков Татарстан җитәкчелегенә Казанда БРИКС саммитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта БРИКС оештыру комитеты җаваплы сәркатибе «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә матбугат брифингында белдерде

«Быелгы саммит контекстында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм аның югары профессиональ командасына, шулай ук Казанда яшәүчеләргә саммитны бергәләп әзерләргә, иң югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек биргәннәре, кунакчыллык күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт әйтергә телим», — диде киңәшче.

Кобяков шулай ук саммитны яктыртучы журналистларга актив, нәтиҗәле һәм иҗади эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Аның фикеренчә, мондый масштаблы һәм әһәмиятле чаралар шәһәр, ил һәм барлык БРИКС дәүләтләре өчен уңай нәтиҗәләр китерә.

БРИКС илләре дәүләт башлыкларының уналтынчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100