news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Антон Кобяков: АСЕАН илләренә Россиянең ышанычлы партнер булуын истә тотарга кирәк

Россия Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе илләре өчен һәрвакыт ышанычлы партнер булды, яклар үзара хезмәттәшлек белән кызыксына. Бу хакта журналистларга Россия Президенты киңәшчесе, Россия – АСЕАН саммитының оештыру комитеты секретаре Антон Кобяков белдерде.

«АСЕАН илләренә Россиянең ышанычлы партнер булуын истә тотарга кирәк. Якын Көнчыгыштагы конфликт шартларында безнең ил һәлакәтне булдырмаска ярдәм иткән энергетик буфер булды», - диде ул.

Россия дәүләте башлыгы киңәшчесе фикеренчә, якын арада дөньяны тирән энергетика кризисы көтә. Шуңа күрә АСЕАН һәм Россия арасындагы партнерлык аеруча мөһим, дип өстәде Кобяков.

news_right_1
news_right_2
news_bot