Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Антон Дроздов социаль тәэмин итүнең югары сыйфаты өчен Миңнехановка рәхмәт әйтте
РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Россия Пенсия фондының идарә рәисе Антон Дроздов, пенсия һәм социаль тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең югары сыйфаты өчен рәхмәт әйтеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады.
«Сезгә, республика җитәкчелегенә РФ Пенсия фондына йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыруда актив һәм даими ярдәмегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм», - диелгән телеграмма текстында.
Антон Дроздов ТР Президентына фонд идарәсенең РФ Пенсия фондының иң яхшы территориаль органын ачыклау буенча ел саен үткәрелә торган бәйгегә нәтиҗәләр ясавы хакында әйткән.
«Пенсия һәм социаль тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең югары сыйфаты өчен, Вафин Эдуард Яфас улы җитәкчелегендәге РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җиңүче дип табылды һәм «Россия Федерациясе Пенсия фонды лидеры» исеменә лаек булды», - диелә телеграмма текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз