Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Антициклон йогынтысында Татарстанда кисәк суытачак
Республикада көндез 13-18 градус җылы булачак.
(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда кисәк суытачак. Республика синоптикларының беренчел фаразлары буенча, моңа салкын антициклон сәбәпче булачак. Бу хакта Гидрометүзәк хәбәр итә.
Төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Алмашынучан болытлы һава торышы булачак, дип хәбәр итә Гидрометүзәк.
Чәршәмбе кич, пәнҗешәмбе көндез һәм төнлә урыны белән төньяктан, төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Җил тизлеге 15-18 метр булачак. Шул сәбәпле Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклык чаралары турында искәртте.
Төнлә температура 4 градус, ә көндез 13-18 градус җылы булачак.
- КФУ профессоры Юрий Переведенцев киләсе атнада суытачагын әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз