Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Антициклон Татарстанга салкын алып килә
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 27 июльдә, республикада янәдән җылыта башлаячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Бу атна азагында һәм киләсе атна башында төньяк-көнчыгыштан килгән антициклон урнашу сәбәпле, Татарстанда салкынайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 23 июльдә, республиканың көнчыгышында яшен, көчле җил, боз көтелә, әмма төбәкнең күпчелек өлешендә явым-төшем ихтималы аз. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы +11.+16 градус, көндез +20.+25 градус булачак.
Шимбә, 24 июльдә кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Ә һава температурасы төнлә +10, +15 градуска кадәр, көндез +19, +24 градуска кадәр төшәчәк.
Якшәмбе һәм дүшәмбе, 25 һәм 26 июльдә Татарстанда һава торышын салкын антициклон билгеләячәк. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә 8-13 градус кына җылы булачак, көндез — +19.+24 градус. Уртача һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 3-4 градуска түбәнрәк булачак.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 27 июльдә, республикада һава температурасы акрынлап күтәрелә башлаячак. Төнлә салкынчарак — +10 до +15 градус, ә көндез һава температурасы 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз