news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Антисанитария өчен суд Казан янындагы кафены япты

Казан янындагы кафены антисанитария өчен япканнар.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, бина Татарстан Республикасының Югары Ослан районында урнашкан. Анда санитария нормалары үтәлмәве ачыклангач, эшне судка тапшырдылар.

Барлык хокук бозуларны бетерү өчен кафены 75 тәүлеккә яптылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot