news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антипремиягә ия булган оешмаларда татар теле кулланылышка кертелә

Быелгы антипремия антилауреаты “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концертында билгеле булачак.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Быелгы антипремия антилауреаты “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концертында, 26 апрельдә, билгеле булачак. Антипремия “Тяжело с татарским” дип атала. Аңа ия булган оешмаларда татар теле кулланылышка кертелә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Берничә ел дәвамында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең оештыручылары тарафыннан ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткермәгән дәүләт оешмалары рейтингы төзелә.

Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга, татар телен куллануларын сорап, хатлар яза. 15 кешедән торган команда муниципаль берәмлекләрнең ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткерү-җиткермәвен тикшерде.

Антипремия оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестр сайты, “Әкият” курчак театры сайты, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комитеты сайты) татар телен кулланылышка кертте. 2017 елда «Тяжело с татарским» антипремиясен “РЖД” алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100