Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда антициклон йогынтысында аяз һава торышы саклана
Узган ялларда Татарстанда антициклон йогынтысында аз болытлы һәм коры һава торышы сакланды. Явым-төшем булмады, иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан күзәтелде. Көндез һава +16..+20 градуска кадәр җылынды, ә төнлә, болытлы булмау сәбәпле, температура +8..+11 градуска кадәр (кайбер районнарда +1..+7 градуска кадәр) түбәнәйде. ТР Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, якын көннәрдә җитди үзгәрешләр көтелми.
Бүген һава торышы кояшлы: төш вакытына һава температурасы +17..+20 градуска кадәр җылынды.
Сишәмбе һәм чәршәмбе, 16 һәм 17 сентябрьдә, явым-төшемсез коры һава торышы саклана. Температура төнлә +3..+8 градус, көндез +16..+22 градус була. Пәнҗешәмбе, 18 сентябрьдә, шулай ук сизелерлек явым-төшем көтелми, төнлә +2..+7 градус (урыны белән +10 градуска кадәр) фаразлана, көндез +23 градуска кадәр җылы була.
Җомга көнне Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында кала. Яңгырлар фаразланмый, көндез температура +18..+23 градус тәшкил итәчәк. Шимбә көнне исә, атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, һава +16..+21 градуска кадәр җылына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз