news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Антициклон Татарстанга коры һава торышы алып килә, температура күтәрелә

Антициклон Татарстанга коры һава торышы алып килә, температура күтәрелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда алдагы атнада һава температурасы климатик нормадан 8-10 градуска югарырак булачак. Явым-төшем көтелми, ә якын көннәрдә температура рекордлары теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Дүшәмбе, 12 октябрьдә, республикада төш вакытында һава температурасы +14..+18 градус тәшкил итә. Төбәккә коры һава торышын тәэмин итә торган антициклон йогынты ясый.

Сишәмбе, 13 октябрьдә, төнлә температура +5..+10 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 14 һәм 15 октябрьдә, җылы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +5..+12 градус, көндез +17..+24 градус тәшкил итәчәк.

Җомга, 16 октябрьдә, төнлә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итсә, көндез +15..+20 градуска кадәр күтәрелә. Синоптикларның якынча фаразы буенча, шимбә, 17 октябрьдә, шулай ук явым-төшем көтелми, ә көндезге температура +15..+20 градуска җитәчәк.

2009 елда да Татарстанда шундый аномаль җылы һава торышы күзәтелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot