Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Антарктидада югалган ТРдан Дәүләт Думасында депутат белән элемтә торгызылган
Сидякин һәм Савченко тренировка лагереннан гид озатуында Винсон тавына юнәлгән
(Мәскәү, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Ольга Пушко). Антарктидага киткән Дәүләт Думасы депутатлары белән бер тәүлек элек өзелгән элемтә торгызылган, дип белдерде «Би-би-си» хезмәтенә Россиянең «Семь вершин» туроператоры менеджеры.
“Кире элемтә бар. Тауга менү штат тәртибендә бара. Гадәттән тыш хәл булган очракта Америка иминияте буенча самолет һәм җирле гидлар белән гадәти коткару операциясе үткәрелер иде”, - дип белдерделәр белгечләр журналистларга.
Элек Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякинның ярдәмчесе, ул һәм тагын икенче парламентарий Олег Савченко Антарктидадан элемтәгә чыкмады, дип белдерде.
Сидякин һәм Савченко тренировка лагереннан гид озатуында Россия, Татарстан һәм Волгоград өлкәсе флагларын тау очына беркетү өчен, Винсон тавына юнәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз