news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антарктидада 40 меңгә якын яңа туган пингвин баласы үлгән

Соңгы үрчү чорында пингвиннар колониясенең Адели төренең, 30 мең урынына, бары ике генә токым дәвамчысы сакланып калган, диелә Greenpeace докладында.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Антарктидада 40 меңгә якын яңа туган пингвин баласы үлгән. Аларның үле гәүдәсен Адели җирлегендә Франция галимнәре тапкан. Бу хакта, Regeneracion порталына сылтама биреп, NewsFrol басмасы хәбәр итә.

Greenpeace докладында әйтелгәнчә, соңгы үрчү чорында пингвиннар колониясенең Адели төреннән, 30 мең экземпляр урынына, бары ике генә токым дәвамчысы сакланып калган.

Пингвиннарның күпләп үлүнең сәбәбе - “климатның күзгә күренеп үзгәрүе һәм кеше йогынтысы, аеруча балык тоту һәм туризмның киң җәелүе” дип аңлата «Greenpeace оеаннары» координаторы Эстефания Гонсалес.

Белгеч әйтүенчә, пингвиннар, боз катламының гаять юка булуы һәм яңгырлар еш яву сәбәпле, балаларына ризык эзләп, бик күп километрлар еракка китә. Алар югында токым дәвамчылары ачлыктан һәлак була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100