news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Антарктида-100» экспедициясе җитәкчесе: “Без мөмкин булганның барысын да эшләдек”

Казан дайверлары Антарктида ярларына айга якын сузылган экспедициядән соң өйләренә кайттылар

  (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). «Антарктида-100» экспедициясендә катнашучылар, куелган барлык бурычларны үтәгәннән соң, туган шәһәрләре Казанга кайттылар. Тимер юл вокзалында чын геройларны каршы алу өчен Казан дайверлары белән горурланучы танышлары, дуслары, туганнары җыелды.
“Ноябрь ахырында безнең фәнни отрядны уникаль экспедициягә озатканда, команданың

ныклы әзерлек үтүен күреп-белеп, әлбәттә, без бу проектның уңышлы булачагына, безнең республиканы, бөтен Россияне танытачагына ышанган идек. Шуңа күрә без бу отряд белән горурланабыз”, - дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров тикшеренү төркемен каршы алганда. «Антарктида-100» тикшеренү төркеме җитәкчесе Дмитрий Шиллер, Казан дайверларының нинди кыенлыклар белән очрашуы, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Антарктида ярларына экспедициянең төп нәтиҗәсе – психофизик тренинг үткәрү, ул салкын суда тикшеренүләр белән шөгыльләнүче төркемнәр өчен мөһим. Моннан тыш, Рус география җәмгыятенең су асты тикшеренүләре отряды вәкилләре «Респиратор» фәнни-җитештерү предприятиесе” ААҖ җитештергән корылманы су асты йөзүләре өчен сынадылар. Әлбәттә, бөтен дөнья өчен тагын бер мөһим нәтиҗә -
Десепшен утравы янында 97 метрга тирәнлеккә чумлау.

Экспедициядә катнашучының иң яше – 18 яшьлек Валерий Салеев шулай ук үзе һәм күпләр өчен рекордлы нәтиҗәгә иреште, ул 45 метр тирәнлеккә төшеп, өшеткеч салкын суда 37 минут булган. Аның сүзләренә караганда, Антарктидада беркем дә 20 метрдан артык тирәнлеккә чумламый. Моннан тыш, яшь тикшерүче Антарктида сулары тарихында беренче тапкыр шундый тирәнлектә селфи ясаучы буларак истә калачак.

«Антарктида-100» экспедициясе нәтиҗәләре һәм казанышлары Гиннес рекордлар китабына кертүне дәгъва итәргә хокуклы. Әмма, Дмитрий Шиллер сүзләренчә, алар Гиннес рекордлар китабына керергә өметләнми.

news_right_1
news_right_2
news_bot