news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антальяның рус җәмгыяте җир тетрәү вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя

Антальяның рус берләшмәсе җир тетрәү вакытында зыян күргән кешеләргә ярдәм җыя. Бу хакта шул ук исемдәге телеграм-каналда хәбәр ителә.

«Кадерле ватандашлар! Җир тетрәгән районнарда Төркия гражданнарына булышу кампаниясенә ярдәм итү максатыннан Антальяда Назым Хикмәт/Коньяалты мәдәни үзәгендә ярдәм җыю игълан ителде», - диелә хәбәрдә.

Берләшмә җитәкчелеге палаткалар, одеяллар, йоклау өчен капчыклар, фонарьлар, тышкы аккумуляторлар һәм җылыткычлар җыя. Моннан тыш, зыян күрүчеләргә шәхси гигиена чаралары: балалар подгузниклары, прокладкалар, дымлы салфеткалар кирәк. Җылы киемнәргә ихтыяҗ бар.

Антальяның рәсми Рус җәмгыяте Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре халкын яклау һәм берләштерү өчен барлыкка килгән. Аның әгъзалары арасында Татарстан кешеләре дә бар, дип хәбәр итте «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100