Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Антальядан Казанга очкан самолет техник яктан төзек булмау сәбәпле Самарага төшеп утырган
Төркиянең Анталья шәһәреннән Казанга рейс ясаучы «Азур Эйр» авиакомпаниясенең пассажир самолеты кичә кич Самараның Курумоч аэропортына төшкән. Моның сәбәбе – һава судносының техник яктан төзек булмавы. Очкычта 339 пассажир һәм 10 экипаж әгъзасы булган.
Көнбатыш Себер транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, самолет гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләре ачыкланганчы файдаланудан вакытлыча алынган. Бу исә Анталья – Мәскәү һәм Казан – Анталья маршрутларындагы рейсларның тоткарлануына китергән.
Көнбатыш Себер транспорт прокуратурасы әлеге хәл буенча тикшерү эшен башлаган. Тикшерү барышында очышларның иминлеге һәм авиапассажирларның хокукларын яклау турындагы законнарның үтәлешенә бәя биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз