news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антальядагы Генераль консуллык шартлауда россиялеләрнең зыян күрү-күрмәвен ачыклый

Шәһәр үзәгендә сәүдә-сәнәгать палатасы янында машина шартлаган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең Антальядагы Генераль консуллыгы шәһәр үзәгендә Сәүдә-сәнәгать палатасы янында шартлауда россиялеләрнең зыян күрү-күрмәвен ачыклый. Бу хакта Россиянең Антальядагы Генераль консуллыгы атташесы Алексей Шиванов белдерде, дип яза "РИА Новости".

Искәртеп үтик: бүген 8.50 сәгатьтә шәһәр үзәгендә Сәүдә-сәнәгать палатасы янында парковкада машина шартлаган. Якындагы берничә бина, янәшә торган өч машина зыян күргән, берничә кеше ватылган пыялаларга киселгән. 10-12 кеше зыян күргән дип ачыклык керткән мэр Мендерес Тюрель. Машинада газ баллоны шартларга мөмкин дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100