news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Антальяда йөк машинасы 12 яшьлек Россия туристын бәрдергән

Юл һәлакәте Кемер курорт шәһәреннән ерак түгел урында булган.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Антальядә йөк машинасы юлдан "зебра" аша чыгучы 12 яшьлек Россия туристын бәрдерә,дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Юл һәлакәте Кемер курорт шәһәреннән ерак түгел урында була. Кыз йөк машинасы капотында берничә метр сөйрәлеп бара. Җитди җәрәхәт алган кыз бала хастаханәгә озатыла.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot